“Ватсапп”та һинд артистының үлгән дигән хәбәре күпләрне тетрәндерде. Яшьлегебезнең чагу бер хатирәсе булган “Танцор диско”, “Танцуй-танцуй” кебек киноларда төшкән актерга 70 яшь тә юк бит әле. Шул яшьтә кеше үләргә тиешмени?
Бәхеткә, бу хәбәр чираттагы бер алдау гына булып чыкты. Баксаң, Митхуныбыз исән-имин Һиндстанында яшәп ята икән. Гаиләсе, дүрт баласы белән бәхетле гомер кичерә. Һаман да кинога төшәргә дә, бизнес белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Спорт белән дус. Футбол, бокс, көрәшне ярата.