+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
21 март 2019, 13:10

Радик Юлъякшинга тәкъдим ясаганнар

Бу - шаяру түгел, чынлыкта да бер концертында Радикка Василиса исемле кыз тәкъдим ясаган.

Бу хакта җырчы Инстаграмында видео урнаштырган.
Балдак футляры белән сәхнәгә менгән кызчыкның мондый кыю адымыннан җырчы телсез кала язган. Аннары уенын-чынын кушып: "Кәләшләр яшәргәннән-яшәрә. Бәлки минеке тумагандыр да әле", - дип язып та куйган.
Бераз кыенсынып кына балдак савытын алып ачып карагач, җиңел сулап куйган. Анда кызчык Радикның үзе яраткан бер җырын бергәләп җырларга теләвен язган икән.
Василиса Радик белән бу җырны бик матур башкарып чыктылар. Зал аларны алкышларга күмде.
Читайте нас: