+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
15 март 2019, 11:36

Җылы нур булып

Әмир мәктәбендә быел яз бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү өчен 2-3 класс укучылары һәм аларның җитәкчеләре М.Мөхәммәтҗанова җаваплы булды.

Бәйрәмне алып баручылар Никита Гришин һәм Самир Хафизов чарага килүчеләрнең барысын да сокландырдылар. Ә кунакка килүчеләр арасында сөекле картәниләр һәм әниләр аз түгел иде. Алып баручыларның шаян сүзләреннән зал рәхәтләнеп көлде, әмма аларны бу һич кыенсындырмады. Яшь джентельменнар әниләрнең йорт мәшәкатьләре күп булуына инандырырга тырыштылар. Һәркемнең бурычы—бу йөкне җиңеләйтү. Тамашачыларга үзләре үрнәк күрсәттеләр алар.
1 һәм 4 класс укучылары да дусларыннан калышмаска тырыштылар. Тамашачыларга әниләренә булган сөюне чагылдыручы сәхнә күренеше тәкъдим иттеләр алар: обойга әниләренең портретын төшерделәр, кызлар әниләренең күлмәкләрен кыскартып киеп күрсәттеләр. Балалар әниләр турында матур җыр да башкардылар.
7 класс укучылары хатын-кыз матурлыгына мәдхия җырладылар. Нинди генә эш башкармасын, нинди генә вазифа биләмәсен, хатын-кыз төрле чорда һәм һәрвакыт гүзәл булып калган. 5-6 класста укучы талантлы малайлар һәм кызлар Андрей Губинның «Девушки как звезды» дигән җырына бию бүләк иттеләр.
Барлык классларда укучы малайлар бәйрәм кәефе тудырырга тырыштылар, әниләрне, картәниләрне, укытучыларны һәм кызларны нәкъ менә алар котладылар.
8 класс егетләре гүзәл затларга матур шигырь юллары бүләк итсәләр, Урал Суярембитов курайда сыздырып уйнады. Курай моңы барысын да әсир итте һәм сокландырды. 9 класс егетләре үзләрен кызлар ролендә тоеп карадылар: «Если бы я был девчонкой» дигән шигырьне сәхнәләштерделәр.
Бәйрәмебез менә шундый матур һәм күңелле булды.
Татьяна ФӘРХЕТДИНОВА, Әмир авылы.
Читайте нас: