+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
15 март 2019, 11:40

Язның тәүге бәйрәме

Хатын-кызлар бәйрәме хөрмәтенә Батырша–Кыбау авылы клубында зур чара үтте.


Театр елын ачу уңаеннан Гафар Вәлиуллинның «Алдану» дигән бер пәрдәлек пьесасы сәхнәгә куелды.
Вакыйга 60нчы елларда Маhинурларның (Гүзәл Ханнанова) өендә бара. Хуҗабикәнең ире склад мөдире булып эшли, дөньялары житеш. Кеше бер кап такта чәйгә интеккәндә дә алар җитеш яшиләр. Бу хакта ул чәй эчкәндә күрше авылдан килгән Бәзги әбигә (Вәзилә Харисова) бәян итә. Шулай ук аның улы Кирамның (Ильвир Галләмов) hәм кызы Мәрзиянең медицина институтына «духтырлыкка» укыганы билгеле була. Кызы бер ел инде кайтмаган икән, Маһинур Бәзги әбидән ногыт салдырып, кызының язмышын белмәкче…
Маһинур авылда үзен генә өстен күрүче, кешене санламый, балаларын үсендереп яшәүче хатын була. Күрше хатыны колхозчы, алдынгы кукуруз үстерүче Латифаны да (Раушания Мөхәммәтшина) әрләп, мыскыллап чыгарып җибәрә. Бу рольдә уйнаган Гүзәл Ханнанова героиняның тискәре якларын тулысынча ачып күрсәтә алды.
Кирамның класс җитәкчесе Гөлшат Сәмигуллина (Дилара Әхмәтҗанова) һәм мәктәп мастеры Галина Петровна (Зәлия Муллаянова) аның имтиханга ничек әзерләнгәнен белергә киләләр һәм ата – аналар җыелышына чакырып китәләр…
Маһинурның һәрчак яклап, беркайда да эшләтмичә, мәктәп, күрше-– тирә белән низагка кереп тәрбияләгән балалары аның ышанычын акламыйлар. Минем кызым шәһәрдә «духтырлыкка» укый, дип адым саен мактанып йөргән кызыннан начар хәбәр алына… Ул үзенең алдануын аңлый…
Һәркем үзенең ролен бар нечкәлекләре белән ачып сала алды. Бала тәрбияләү темасы һәрвакытта да актуаль булып кала.
Бәйрәмебезнең икенче өлешендә хатын – кызларыбызга багышланган концерт программасы күрсәтелде. Бию түгәрәгенә йөргән кызларыбыз Камила Идрисова, Лиана белән Ильвина Хаҗиәхмәтовалар, Винера hәм Айсылу Сәйфетдиновалар башкаруындагы биюләр җырлар белән үрелеп барды.
Әнүзә Котлыәхмәтова, Вәзилә Харисова, Вәсилә Идрисова апаларның моңлы җырлары күңелнең нечкә кылларын тибрәтте, күзләрне яшьләндерде. Клара апа Кашапова белән Раушания Мөхәммәтшина гүзәл затларга атап шигырьләр сөйләделәр. Дилара Әхмәтҗанова һәм Раушания Мөхәммәтшина «Бәйрәм пирогы» дигән скетч күрсәттеләр. Нәни кызларыбыз Рузалия, Азалина әниләргә багышлап җыр башкардылар.
Бәйрәмне «Сердәшләр» вокаль группасы матур җыр белән тәмамлады.
Ир- атларыбыз исеменнән Финат абый Мөхәммәдиев хатын-кызларны котлап шигырь бүләк итте.
Хөрмәтле хатын -кызлар! Язгы гөрләвекләр эшегезгә уңышлар, тормышыгызга бәхет-куанычлар, шатлыклы көннәр алып килсен. Язгы бөреләр белән күңелегездә матурлык, изгелек чәчәк атсын. Кояшлы яз тәнегезгә сихәт, өегезгә иминлек алып килсен.

Н.МӨХӘММӘТШИНА, Батырша-Кыбау авылы клубы хезмәткәре.

Читайте нас: