+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
15 март 2019, 11:38

Тормыш ямьле сезнең белән

Уран Мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Тормыш ямьле сезнең белән»—дигән бәйрәм концерты булды.

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән, дәртле, матур көйләр яңгырап тора. Бәйрәм кичәсен алып баручы Гүзәлия Сәмигуллина сәхнәбез түренә якташыбыз Альфред Насыйровны чакырды. Тамашачыларга тальян моңнарын бүләк итте ул.
Аның чыгышын халык көчле алкышларга күмеп, сәхнә түреннән озак җибәрмәде. Каран авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Т.Б.Тимашев хатын-кызларны бәйрәм белән кайнар котлавын шигьри юллар аша җиткерде. Бәйрәм кунакларсыз булмый, диләр. Килем авылыннан килгән Альмира Насыйрова җәмәгате Альфред абый белән «Тормыш кадере», «Агыйдел каты ага» жырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм әнә шулай җыр-моң белән үрелеп барды. Өчтүбә авылы кызлары апалы-сеңелле Лена һәм Ильвина Хәбибуллиналар чыгышын да тамашачылар җылы кабул иттеләр. Әмир авылыннан Эльвира Нигъмәтуллина, Түреш кызлары Алия һәм Айсылу Гайнановалар, Роза Шәрипова башкаруындагы җырлар да бу күркәм бәйрәмгә матур бүләк булды. Оста гармунчыбыз Фән Зиләев баянда уйнады, Рима Зиләева әниләргә изге теләкләрен җиткерде, аларга багышлап шигьри юллар бүләк итте. Гүзәлия Сәмигуллина шигырь сөйләгәндә тамашачыларның күзләре яшьләнде.Кызларыбыз Диана Шәйхлисламова, Милена Гыйльванова, Эльвина Гыйззәтуллина, Азалия Ялалова, Эльвина Хәбибрахманова, Айсылу Биктимерова биюләрне бик оста башкардылар. Роза Шәрипова һәм Зөлфия Шәяхмәтова башкаруындагы «Әбиләр» дигән көләмәч тә бик ошады халыкка. Бәләкәч Элиза да апасы Ильвина Хәбибуллина җырлаганда оста итеп биеп, көч-куәт биреп торды.
Яшьләр өчен дискотека оештырылып, бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.
Роза ШӘРИПОВА,
Уран Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.
Читайте нас: