+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
15 март 2019, 18:22

Филүс Каһировны җырларга һәм киенергә кем өйрәткән?

12, 13 мартта Казанның Филармония залында Татарстанның атказанган артисты, якташыбыз Филүс Каһировның концертлары узды.

Анда ул татар җыр сәнгатенең классик әсәрләрен, халык җырларын, тамашачы сораган җырларны башкарды. Концерт тамашачы һәм җырчының җанлы аралашуы итеп оештырылган иде. Без сезгә Филүснең анда яңгыраган берничә фикерен җиткерәбез.
“Безнең әниләребез авылда булган хәлләрне сөйләшеп, чәйләр эчеп, бераз шунда гайбәтен дә кыстырып җибәрәләр иде. Әтиләребез, бабайларбыз кәрт суга торганнар иде, без инде шулар яныннан йөгереп йөри идек, уеннар уйный идек. Ә иң кызыгы, соңрак, табын артында җыелышып, барысы бергә утырып, “Авыл көйләре”н җырлыйлар иде. Минем хәтеремдә калган куплетларны шушы җырга өстиләр иде. Сезгә мөрәҗәгатем шул иде – сезнең якта нинди көйләр, сүзләр, куплетлар, дүртьюллыклар бар, миңа җибәрегез әле, дип теләк белдергән идем. Сез битараф булмадыгыз, яздыгыз. Без шушы куплетларны җыйдык, хәзер сезгә башкарып үтәсебез килә".
"Легендар шәхесләребез – Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Хәйдәр Бигичев, Фәридә Кудашева безнең арадан китеп баргач, күңелдә тынгысызлык урнашты. Моңа кадәр болай да татар җыры сәнгате өчен бочылып торган чак иде. Алар булганда күңелдә өмет чаткылары бар иде. Хәзер тынгысызлык биләп ала. Ләкин без, яшь җырчылар, шушы даһи җырчыларның традицияләрен дәвам итәргә тиеш. Аларның халыкка җиткергән җыр-моңнарын киләсе буынга тапшырырга тиешбез”.
“Минем җан дустым, якташым да. Ул мине ничек җырларга, киенергә, кеше белән сөйләшергә өйрәтте – Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев. Бер концертымны да калдырмый”, - диде Филүс Каһиров.
Без аны чиксез хөрмәт итәбез, үз итеп яратабыз һәм чын татар моңына сусаганнарга һәрвакыт җан азыгы булырына ышанабыз!
Чыганак: https://kiziltan.ru/kultura/19936-fils-kairovny-yrlarga-m-kienerg-kem-yrtkn.html


Читайте нас: