+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
15 март 2019, 18:04

"Дуслык биюләре" сезне көтә!

27-29 мартта Туймазы шәһәрендә җиденче тапкыр үтәчәк "Дуслык биюләре" балалар халык хореографиясе ачык республика фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә.

Җиңүче 50 мең сумга серификат алачак.
Бүген Әбҗәлил, Бакалы, Балтач, Бүздәк, Благовар, Борай, Гафури, Дүртөйле, Илеш, Кырмыскалы, Тәтешле, Шаран, Хәйбулла, Уфа районнары, Салават, Стәрлетамак, Учалы, Уфа шәһәрләре, Татарстан бию коллективларыннан анда катнашу турында 20дән артык гариза килгән.
Яшь биючеләр урындагы фольклорга нигезләнгән, сюжетлы-уен һәм ирекле темага биюләр күрсәтергә тиеш. Конкурстантлар 8-11, 12-14, 15-17 яшь категорияләре буенча бәяләнәчәк.
Тамашачыларны һәм бәйгечеләрне бай программа - фестивальне ачу тантанасы, коллективлар җитәкчеләре белән иҗат лабораториясе, балалар өчен дискотека көтә.
Фестиваль Гала-концерт белән тәмамланачак. Анда, шулай ук, җиңүчеләр бүләкләнәчәк.
Фкстиваль-конкурсны Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Республика Халык иҗаты үзәге, Туймазы районы хакимияте оештыра.

Читайте нас: