+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
14 март 2019, 18:36

Ришат Төхвәтуллинны Казан тамашачысы салкынрак кабул иткәнме?

Башкортстанның атказанган җырчысы Уфада, Казанда һәм Мәскәүдә 30 яшьлек гомер бәйрәменә багышланган концертлар куйды. Аны кайсы тамашачы ничек кабул иткән?

- Казандагы тамашачы Уфаныкыннан аерыла. Хәзер халык миңа яратып, аңлап йөри, җырга-моңга сусаганнары сизелә. Элек, зал тутырып килсәләр дә, салкынрак кабул итәләр иде. Тамашачылар миңа ошады, үз тамашачым килгән иде. Авызыма гына карап тордылар, “Пирамида”ны бер­гәләп җылыттык, - дигән ул "Шәһри Казан" гәзите хәбәрчесенә.

– Җырларымны тартып алсалар да, тамашачымны тартып алалмадылар. Күп авырлыклар аша узарга туры килде. Ул сынаулар мине чыныктырды. Шул вакытта да тамашачым терәк булды. Авыр чакларыгызда җырла­рым сезгә терәк булса, мин бик бәхетле булыр идем! – диде Ришат Төхвәтуллин һәр шәһәрдә узган кичә ахырында.

Алдагы елларда да милләттәшләр яшәгән төбәкләрдә "Башкортстан татары" дигән сыйфат билгесенә тап төшермәс ул безнең Ришат!
Читайте нас: