+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
14 март 2019, 18:31

Илсөя Бәдретдинова нәрсә турында хыялланган?

Җырчы төркеме белән гастрольдә йөри әле. Алда тагын ике атнасы бар икән.

Шул арада Инстаграмына юл маҗаралары турында язарга да өлгерә ул. Менә берсе:

“Красноуфимский шәһәреннән Караиделгә кайтып барабыз. Алда 6 сәгатьлек юл. Юл буендагы кафеда ашарга туктадык. Бәләкәй чакта әни белән шәһәргә бару зууур бәйрәм кебек иде. Тәрәзәдән карап барасың шулай... 40 километрны. Бигрәк якын бит аның шәһәре дә. Ерааак барасы килә.

Килеп төшәсең, столовыйга ашарга керәсең. Анда ниләр генә юк! Шундый зур бәхет бит бу. Өйдә һаман да ит тә бәрәңге... бәлеш тә мантый... надаел инде. Ә мондааа... кәбестә салаты...

Шул вакытта меңәрләгән чакрым юлда йөреп, юл буендагы кафелардан башым чыкмас дип кем уйлаган!

Тиле хатын! Нормальный нәрсә турында хыялланып булмаган микәнни?”

Алары турында хыялланырга бер дә соң түгел әле, Илсөя!
Читайте нас: