+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
13 март 2019, 13:13

Кем тугыз көн буена концерт куя? Тямай!

Кем дүрт сәгать буена бер тапкыр да фонограммага җырламаган? Тямай, әлбәттә! Ә менә зал ярымбуш буласы иде, диләр.

Фирдүскә Казанда быелгы концертлары алдыннан авырлыклар белән дә очрашырга туры килгән – 1 март көнне кассаларда 1400 билет сатылмаган була. Җырчы һәм аның төркеме бик курыккан, шулай да өч көн эчендә билетлар сатылып беткән.
Җырчы шулай ук тугыз көннең берсендә дә фонограмга җырламаганын билгеләп үтте, дип хәбәр итә "Азатлык" радиосы.
Концерт фильм белән бергә үрелеп бара. Фирдүс Тямаев "Азатлык"ка белдергәнчә, ул фильмны «BALMAY PRODUCTION» белән берлектә төшергән. Алар тулысынча продюсерлык эше белән шөгыльләнгәннәр.
Комедия жанрында эшләнгән әлеге фильм, исеменнән аңлашылганча, җиде дус малай турында. Фильм автобиография нигезендә эшләнгән. Җырчының тормышыннан алынган тарих. Көлкеле дә, уйландыргыч мизгелләр дә күп. Команда, чыннан да, татар колоритын сурәтләп бирә алган. Татар авылы, азан әйтүләр бик матур итеп төшерелгән. Җырчы әйтүенчә, фильм бюджеты - якынча 1 миллион сум. Чыгымнарны җырчы үзе күтәргән.
Тямай концертларын Уфа тамашачысы да көтә. Яңалыклар, ташкын кебек энергетика белән кил безгә, Фирдүс!
.Чыганак: https://kiziltan.ru/kultura/19841-kem-tugyz-kn-buena-koncert-kuya-tyamay.html


Читайте нас: