+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
12 март 2019, 16:06

Габделфәт мәзәкләре

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин Уфага килсә, җыр сөючеләр өчен бер күренекле вакыйга була.

Ул халык җырларын да, композитор әсәрләрен дә бердәй югарылыкта башкара, тамашачыга зәвыклы тамаша тәкъдим итә. Анда көлдерә, уйландыра торган мәзәкләргә дә урын бар.
Бер журналист авылга барып төшә. Авыл башлыгына: “Сезнең турында: "Бөтен байлыгы халыкныкы", дип әйтәләр”, - ди. “Сеңлем, кайдан килсен халыкка аның кадәр акча?” – дип җавап кайтара авыл хуҗасы.
Күз алдына китерегез: ике курсташ очрашкан. Берсе икенчесеннән сорый: “Хәлләрең ничек?” – ди икән. “Әйбәт, хатыныма айфон алдым, кызымның “айпад"ы бар, ә минем “айсаен”, - дип җавап кайтара икенчесе. “Нәрсә соң ул “айсаен”?” – дип сорагач: “Нәрсә булсын инде, ай саен кредит”, - ди.
Бер бабай оныгын өйрәтә икән. “Менә, улым, хатын-кызлар белән сак булырга кирәк. Мин егерме яшьтә бер кызны чишендергән идем, хәзер илле биш ел киендерәм инде”. Хатын сайлаганда сак булырга кирәк, дип акыл өйрәтә җырчы.
Бер абзый психологка бара икән. “Кәефем юк, нишләргә микән?” – дип сорый. Белгеч моңа: “Көне буе елмаеп йөреп кара”, - дип киңәш итә. Абзый тыңлый да, иртән иртүк елмаеп йөри. Ярты көн эштә елмаеп йөри дә, обед вакытында “нәчәлниге” эндәшә: “Тагын бер эчеп килсәң, эштән куам мин сине”, - дигән ди. Әллә ни күп елмаеп йөрергә дә ярамый, ди җырчы.
Читайте нас: