+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
12 март 2019, 16:11

Гөлназ Асаеваны Ришатның микрофонын урлауда гаепләргә уйлыйлар

Ришат Төхвәтуллинның Казандагы һәм Мәскәү концертында Гөлназ Асаеваның чыгыш ясамавы билгеле инде.

Тамашачылар аның ни өчен Ришатка үпкәләвенә баш ваталар, җырчының Инстаграм битендә төрле имеш-мимешләр йөри. Күбесе Гөлназ алып баручыларның туры бәреп Ришатка кияүгә чыгарга теләү-теләмәвен соравын ошатмаган, дип уйлый. Концертның сценарий авторы Сөмбелә аларга: «Сценарий Гөлназның үзе белән килешенгән иде», - дип җавап бирде, дип яза "Сәхнә".
Шулай ук Уфадагы концертта микрофон югалган. Микрофонны бөтен кешедән дә эзләп чыкканнар. Гөлназ Асаевага шул ошамаган диючеләр дә булган.
Гөлназ үзенең Инстаграмында Уфадагы концерттан видео куйган, ул пост астына бер язылучы «Казанга ярамаган тагын, дидегезме соң? Ник без лаек түгел идекме сезнең дуэтны тыңларга? Бөтен кәеф төште шуңа», - дип язып та куйган.
Гөлназның ни өчен үпкәләвенең чын сәбәбе әлегә билгеле түгел.
Фото: Фото социаль челтәрләрдән.
Чыганак: https://kiziltan.ru/kultura/19800-glnaz-asaevany-rishatny-mikrofonyn-urlauda-gaeplrg-uylyylar.html


Читайте нас: