+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
6 март 2019, 11:49

Лилиана Ирназарова:"Без тиздән бишәү булачакбыз"

Әйе-әйе, һич алдау түгел. Бу хакта ул Инстаграмында үзе хәбәр иткән.

"2008 елда без зур гаилә турында хыялланучы яшь, максатка омтылучан гаилә идек. 11 елдан соң 4 кешегә әйләндек. Озакламый исә бишәү булачакбыз. Нәкъ менә шуңа күрә сезгә мөрәҗәгать итәсем килә! СЕЗНЕҢ ЯРДӘМ КИРӘК! Балага исем сайлый алмыйбыз! Малай исеме кирәк. Әйе, әйе. Бездә өченче малай булачак. Һәм бу, Алла бирса, башы гына! Сездән исемнәр көтәм. Назар, Диар һәм ?.." - дип язган җырчы.

Әйдәгез, ярдәм итик. Матур исемнәр күп бит бездә.
Читайте нас: