+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
27 февраль 2019, 11:39

Җылы җилләр—күңелләргә сихәт

Күбәләк-күбәләк ап-ак карлар ява, Яз сулышы, тышта саф һава.

Карлар эрер, гөрләвекләр агар,
Кошлар кайтыр туган якларга.
Матур итеп кошлар кунып сайрар,
Яңгыратып тирә-якларны.
Язны тансыклаган күңелләрне
Дәртләндерер кошлар сайравы.
Яшеллеккә күмелер бар табигать,
Алмагачлар чәчәк атарлар.
Җылы җилләр—күңелләргә сихәт,
Кояш нуркайлары балкырлар.
Сабый балалар да тиздән чыгар,
Яшел болыннарда уйнарга.
Хәтта алар туктар хәйран калып,
Сандугачның моңын тыңларга.
Нәрсә диеп өзелеп сайрый икән,
Аңлап булса икән моңнарын.
Яз килгәнгә сөенәләр булыр,
Аңа дан җырлыйдыр кошларым.
Лена-ГАЛИНА-МӨХТӘСИПОВА,
Бүздәк авылы.
Читайте нас: