+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
27 февраль 2019, 11:42

Матурлыйсыз дөньяны

Котлы булсын 8 Март, Хатын-кызлар бәйрәме!

Шул уңайдан кайнар котлап,
Бирик чәчәк бәйләме.


Без малайлар, ир-егетләр
Ихтирамлыйк аларны.
Йөзләреннән һич китмәсен
Шатлык, елмаюлары!


Хатын-кызлар—сез гөл кебек,
Матурлыйсыз дөньяны.
Сездән башка булмас иде
Гаиләнең дә учагы.


Саф мәхәббәт хисләренең
Чыганагы сез, кызлар!
Киләчәкне дәвам итә
Бала баккан аналар.


Сезнең нечкә күңелегез
Мөлдерәмә моңнарга.
Чайпалмасын иде алар
Тарып каты кулларга.


Картәниләребез безнең
Авыр тормыш үткәннәр.
Өй тулы бала үстереп,
Яхшы кеше иткәннәр.


Бала багу бәхетләрен
Татысын иде кызлар.
„Әнием-кадерлем!”, диеп,
Өзелеп торсын балалар.

Фәзит ГАЗИЗОВ, Ахун авылы.
Читайте нас: