+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
26 февраль 2019, 18:36

Кем кемне гафу итәр?

Бер җырны берничә кеше башкару - җырчылар арасында киң таралган күренеш. Шул сәбәпле бер-берсенә үпкәләп йөрүчеләр дә күп.

Менә тагын бер үпкәләш килеп чыгарга тора. "Йөрәктәге яраларның сызлавы, бәлки, бетәр. Синме мине, минме сине, кем кемне гафу итәр..."
Чулпан Зиннәтуллина көе һәм сүзләренә язылган әлеге популяр җыр аркасында татар эстрадасы мэтры Салават Фәтхетдинов һәм Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитов арасында "кара мәче" йөгереп узмасмы?
Әлеге видео социаль челтәрләрдә чыккач та шау-шу уятты, сәбәбе гади: тамашачылар, җыр кем башкаруында яхшырак яңгырый, дип бәхәсләшә.
Бу уңайдан Ваһапов фестивале директоры Рифат Фәттахов "Матбугат.ру"га болай дип комментарий биргән.
“Әлбәттә, монда сүз чагыштыру турында бармый. Дөресен әйтим, мин Салават Фәтхетдиновның фанаты түгел, шулай да танырга мәҗбүрмен: татар җыр сәнгатендә Салаватның инде кабатланмас үз урыны бар, бүгенге яшьләргә Салават кебек 30 ел сәхнә тотарга Ходай насыйп итсә иде!
Ә Азат Абитовка килгәндә, ул бу җырны бөтенләй башкача җырлый. Әйбәт җырлый! Димәк, аның да үз йөзе бар дигән сүз" - дигән Рифат Фәттахов.
Дөрес сүзләр бит. Килешәсезме?
Фото: Матбугат. ру
Читайте нас: