+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
22 февраль 2019, 17:19

Вадим Захаров: “Хатын миннән сорамыйча кибеткә дә чыкмый”

"Сезнең өчен генә җәшим шушы Башкортстанда"

дип җырлаучы керәшен егете Вадим Захаровны сез дә якын итәсезме? Бигрәк тә шул "Станок" җыры белән якынмы сезгә дә? Гаиләсендә нинди ир икән бу тулган Айдай мөлаем йөзле егет?


Бу хакта ул TMTV каналындагы “Сер булып калсын” тапшыруында Зоя Солошинага болай сөйләгән:

“Бу өч көнлек дөньяда талашып, сугышып яшәүне күз алдыма да китермим. Кирәге дә юк, нәрсә өчен соң ул? Кемгә нәрсә дәлиллисең? “Мин сөйләшмим, мин - горур”, дигән нәрсә бездә юк. Сандугачлар кебек сайрашып кына да яшәмибез, һәр кешенең үз фикере булырга тиеш. Берәр нәрсә алганда ул миңа ошарга, аңа ошамаска мөмкин. Ачу саклап, эчтән яну дигән нәрсә бездә юк. Мин шуны аңлатып куйдым һәм шулай бара”, - ди җырчы.

“Хатыным минсез диңгезгә бару түгел, миннән сорамыйча кибеткә дә чыкмый. Миңа әйтмичә беркая да бармый ул. Белми калсам, соңыннан беләм. Миңа өйдә тәртип булсын. Өйдә тәртип булса, иҗатта да, юлда йөргәндә дә күңелең тыныч була. Ә болай аерым-аерым каядыр еракта ял итү түгел, безнең әле икәү бергә дә барган юк. Самолетка утырырга куркам”, дигән Вадим Захаров.
Читайте нас: