+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
20 февраль 2019, 16:12

Ришат Төхвәтуллин Гөлназ Асаева белән йөргәнме?

Бу хакта ул Зифа Нагаеваның "Күзгә-күз карашып" тапшыруында бәян итте. Үзе белән бергә җырлап йөргән Алия Карачурина турында да искә алды. Соңгы вакытта халык аларны бергә дип сөйли.

Гөлназ Асаевага ул сәнгать академиясен тәмамлаганда гашыйк булган, очраша башлаганнар. Аннан соң Ришат беренче гастрольләренә чыгып киткән, шуның нәтиҗәсендә озак кына күрешмичә торганнар. Шул рәвешле хис-тойгылары да сүрелгән...

“Бүгенге көнгә кадәр безнең мөнәсәбәтләрдә ачыклык юк. Шулай да, Гөлназ белән күрешсәк, Интернетта берәр фото чыкса, безне берләштерә башлыйлар. Барысын да бер Ходай гына белә. Шулай ук, Алия белән дә тамашачылар безне бергә итеп күрә. Алар икесе дә - барлык яклап та килгән яхшы кызлар. Гөлназ бераз турырак – Хәмдүнә апа кебегрәк, дип әйтик. Алия – йомшак, тыйнак, сабыр. Икесенең дә яхшы яклары бик күп”, - дип сөйләгән Ришат.
Читайте нас: