+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
20 февраль 2019, 16:18

Пугачевага да, Хәмдүнәгә дә быел - 70! Билет хакы күпме?

Быел Русия эстрадасы примадоннасы Алла Пугачева 70 яшен билгеләп узарга җыена. Шул уңайдан 17 апрель көнне Дәүләт Кремль сараенда юбилей концерты узачак. Әмма әлеге чарага билетлар күптән сатуда калмаган. Бары тик «перекупщиклар»дан алырга була.

3нче рәттә утырып концерт карыйсың килсә, 270 000 сум түләргә кирәк, ә 15нче рәт өчен бәя күпкә арзанрак - 150 000 сум. Әйе, бер билет өчен.
Урта хәлле тамашачылар өчен Примадонна өстәмә концерт уздырырга булган. Анысы алданрак, 8нче апрель көнне узачак. Һәм анда билетлар "нибары" 4000-60 000 сум гына. Җырчы 50 яшен дә шулай гөрләтеп уздырган булган. Ул вакытта Алла залда беренче рәттә утырган, ә сәхнәдә иҗатташ дуслары аның хитларын башкарган. Бу юлы да шулай булуы мөмкин, дип яза "Шәһри Казан".
Сүз уңаеннан, быел Хәмдүнә Тимергалиевага да 70 яшь тула. Әмма җырчының туган көне Рамазан аена туры килү сәбәпле, ул аны көз аена күчергән. Үзебезнең Примадоннабыз юбилеен ничек бәйрәм итүе турында соңрак язарбыз.
Чыганак: https://kiziltan.ru/kultura/19044-pugachevaga-da-hmdng-d-byel-70-bilet-haky-kpme.html
Читайте нас: