+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
20 февраль 2019, 16:21

Илдар Хәкимовның җәрәхәт алганнан соң беренче фотосы чыкты

Гүзәл Уразованың Мәскәү Кремлендәге концертында Витас, Согдиана, Динә Гарипова кебек Русия эстарадасы йолдызлары да катнаша. Ә Илдар Хәкимов?

Җырчының тән җәрәхәтләре алуы турында хәбәр иткән идек инде. Бәхеткә, ул аякка баскан.

Гүзәл Уразова Инстаграмында концерт оештыру эшләре буенча Мәскәүдәге сөйләшүләрдән куйган фотода Илдар да булуы күпләр күңеленә хуш килгән, әлеге фотоны ике сәгатьтә 8 мең кеше караган.

“Хәерле кичләр, дуслар! Бүген Мәскәүдә зур очрашу булды. Кремльдәге концертка әзерлек – 100 процент. Без ышанабыз, дуслар, бу иң яхшы концерт булачак. Әле генә Сургуттан 15 кеше киләбез дип билет алдылар. Самарадан, Уфадан килүчеләр бар. Килегез, дуслар! Шәп булачак!" дип язган Гүзәл.

"Илдар буламы?" дигән сорауга ул "Әлбәттә, булачак", - дип җавап биргән.
Читайте нас: