+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
20 февраль 2019, 16:07

Филүс Каһиров: "Американы яулау җиңел түгел"

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров Американы "ачып" кайтты. 30 гыйнвардан 18 февральгә кадәр ул иҗатташ дуслары белән АКШ һәм Канадада татар турнесы ясады. Моңарчы чит илләрдә зур гастрольләр белән йөргән татар артистлары юк иде әле, Филүс беренче булды, дип яза “Интертат”.

"Филүскә кызыгып, Америкага гастрольгә җыенган татар артистларына нәрсә киңәш итәр идегез?" - дигән сорауга Филүснең хатыны Эльмира бик кискен җавап кайтарган.

"Аңларга кирәк, анда "плюс"ка җырлап булмаячак. Югары дәрәҗәдәге башкаруны күрсәтергә кирәк. Безнең татар эстрадасының яртысы плюска җырлый, анда алай мөмкин түгел. Тамашачы синең каршыда 2-3 метр ераклыкта утыра. Бик югары дәрәҗәдә башкаруны гына күрсәтергә кирәк. Бик җиңел дип уйлаган артистлар ялгыша, бу нык авыр”, - дип кисәтә Эльмира Каһирова.

Филүс Каһиров чит илдә концерт оештырырга теләүче татар артистларына киңәшләр бирергә риза. Ләкин, Америкага кайсы артистны җибәреп була, дигән сорауга җавап бирергә кыенсынган. "Берсен әйтсәм, икенчесе үпкәләр", - дигән ул.
Читайте нас: