+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
19 февраль 2019, 12:29

Марат Бәшәров - идеаль ир??!

Әле күптән түгел генә икенче хатынының борынын сугып сындырган Маратмы?

Русиянең баш яучысы Роза Сябитова нәкъ шулай уйлый. Ул идеаль ир кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген әйткән. Аның фикеренчә, танылган актер Марат Бәшәров ир кешедә булырга тиешле асыл сыйфатларга ия.


Яучы Инстаграмда озын гына пост урнаштырган. Хатын-кызларга файдалы киңәшләрен дә биргән. Аның фикеренчә, ирләр күп хезмәт хакы алырга һәм хатын-кызларны хөрмәтли белергә: кино яки ресторанга чакырырга, кыйммәтле чәчәкләр һәм бүләкләр бирергә, сөйгәне кыен хәлдә калган булса, аңа ярдәм итәргә тиеш. Тагын ир кешенең ике югары белеме булу, әңгәмә кору осталыгы һәм юмор хисе булырга тиешлеге турында да әйтелгән.

Озын киңәшләре ахырына Роза Сябитова шундый шәп сыйфатларга ия ирләр исемлеген дә өстәп куйган. Менә алар: юморист Андрей Рожков, алып баручы Дмитрий Нагиев, җырчы Алексей Воробьев, артист Александр Морозов һәм... Марат Бәшәров.
Читайте нас: