+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
18 февраль 2019, 11:58

Марат Шәйбәковны сихерләгәннәрме?

Артистларга дә яшәү җиңел түгел инде дуслар. Арада төрле кешеләр бар. Кайберләре бик сәламәт тә түгел. Аларның артист белән якыннан аралашу теләге чиргә әверелә, җырчыны эзәрлекли, яный башлыйлар. Башкортстанның атказанган артисты Марат Шайбәков та әнә шундый сәер кешегә юлыккан.

“Моннан ике ел элек “ВКонтакте”да миңа бер кыз язды. Хәлләремне сораган, аннан соң иҗатымны мактап язган. “Туйларга йөрисезме?” дип, телефон номерымны сорады. Ә аннары күрешергә тәкъдим итә башлады. Мин хәлнең нидә икәнлеген шундук аңлап алдым. Ә ул, киресенчә, мине тынычлыкта калдырмыйча, “фотосурәтең аша сине сихерлим” дип куркыта, яный башлады”, – дип сөйләгән Марат журналист Эльвира Шакировага.

Әлеге хатын-кыз аны гына түгел, хатыны Ләйсәнне дә борчый башлаган. “Ләйсәннең “ВКонтакте”дагы аккаунтына “ирегез сезгә хыянәт итә” дип язган. “Шушы хәлләр аркасында Ләйсән белән аңлашылмаучанлыклар да булып алды. Стәрлетамакта концерт куйганда сәхнәгә чәчәк алып менде. Моңа кадәр минем аны күргәнем юк иде, йөзен танытты. Билгеле, мин аның чәчәген ташладым. Кем белгән, бәлки, ул сихерле булгандыр?” – ди җырчы.

Бу хәлдән соң Марат полициягә гариза язган. “Әтисенең номерын эзләп табып, әтисенә шалтыраттым. “Кызыгызны хулиганлык өчен утырталар бит!” дидем. Теге хатын-кыз полиция хезмәткәрләренә, “гафу итегез, башка алай эшләмәм”, дип ялварган. Шуннан соң ул тынычланды. Хәзерге вакытта борчыганы юк, Аллаһка шөкер!” – ди ул.

Марат Шәйбәков мондый хәлгә тарыган артистларга сак булырга киңәш итә. “Андый кешеләрне аккаунтыгыздан чикләгез”, – ди җырчы.
Читайте нас: