+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
15 февраль 2019, 13:26

Театр яктылыкка, нурга илтә

Театр сәнгатен үстерү максатында, илебездә 2019 ел Театр елы дип игьлан ителде.

Шул уңайдан 31 январьда Күзәй Мәдәният йортында «Театр яктылыкка, нурга илтә» дигән әдәби-музыкаль кичә үтте.
Данлыклы Бүздәк җирендә дөньяга билгеле шәхесләр туганлыгы күңелдә горурлык хисе уята. Безнең якташларыбыз, күренекле сәнгать эшлеклеләре—Габдулла Габдрахман улы Гыйлаҗев, Хөсәен Илдархан улы Кудашев, Рим Солтан улы Сыртланов, Ильяс Батыргәрәй улы Кудашев-Ашказарский, Рушат Салих улы Мөдәрисов һәм Зәкия Шәйдулла кызы Арсланова.
Кичәбезнең төп темасы республикабызның билгеле шәхесе, Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театрының йөзек кашы, Башкортстан Республикасының атказанган һәм халык артисты, авылдашыбыз Арсланова Зәкия Шәйдулла кызының тууына 100 ел тулуга багышланды. Бу чарага Бүздәк үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Зөлфия Мидхәт кызы Вәлиуллина җитәкчелегендә аның коллективы һәм авыл китапханәчеләре җыелды, Күзәй мәктәбе укытучылары һәм укучылары килде.
Серле, могҗизалы театр иленә сәяхәтебез Кәпәй-Кыбау авыл китапханәчесе Эльза Бәдретдинованың күңелле җыры белән башланып китте.
Иҗади сәфәребезнең беренче өлеше Зәкия Арсланованың балачагы һәм тормыш юлы белән танышу булды.
Танылган якташыбыз сихри табигатьле Күзәй авылында дөньяга килә.
Шушы авылда Зәкия исемле кызның ялан тәпиле балачагы, хатирәләргә бай үсмер еллары үтә. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Уфага китә ул. Төзелеш техникумына кереп, бер ел укыгач, бу һөнәргә күңеле ятмаганын аңлый. Шигьри күңелле, матурлыкка гашыйк кызны сәнгать дөньясы күбрәк кызыксындыра. Шулай итеп, ул үзенең киләчәген фәкать театр илендә күрә. Сәнгать училищесына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Шунда укыганда үзенең булачак гомерлек тормыш юлдашы Гата Арслановны очрата.
Алар 63 ел буе сәхнәдә дә, тормышта да матур, тату гомер кичерәләр. Артистлар арасында андый гаиләләр бик сирәк.
Тормышның үзе кебек тынгысыз һәм тамашачы кебек үк гади, ихтирамлы артистларның берсе була Зәкия Арсланова. Аның башкарган рольләрен санап чыгу мөмкин дә түгел.
Бу кичәдә тамашачылар игътибарына Н. Асанбаевның «Су юлы», И.Абдуллинның «Баҗалар»,К.Мәргәннең «Шомбай» спектакльләреннән өзекләр тәкъдим ителде. Бу күренешләрдә Күзәй Мәдәният йортының татар халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ратмир Ризванов, Түреш һәм Сәвәдебаш Мәдәният йортларының сәнгать җитәкчеләре Фәнүзә Әхмәтшина, Илфат Хәбиров, Күзәй, Түреш, Сәвәдебаш авыллары китапханәчеләре Римма Садыйкова, Рита Саттарова, Филзә Хәбирова һәм Чакмагыш районы Калмашбаш авылыннан Рәүис Сабитов һәркайсы үз рольләрен бик оста башкардылар.
Зәкия Арсланованың сәхнәдә рольләр башкарудан тыш янә бер яраткан шөгыле булган— кечкенәдән шигырьләр укырга яраткан ул. Еллар үтү белән шигърияткә булган сөюе һич тә кимемәгән, киресенчә, арта гына барган.1960 һәм 1968 елларда Мәскәүдә үткәрелгән шигырь бәйгеләрендә катнашып, ике тапкыр дипломант булып, хөкүмәт тарафыннан бүләкләнә. Шуңа да кичәбезнең икенче өлешен «шигьри гөлләмә» дип исемләдек. Серле театр иленә сәяхәтебез энҗе-мәрҗәннәр кебек тезелеп киткән нәфис шигырь юлларына төрелеп, җыр-моңнарга уралып дәвам итте.
Талантлы кеше бар яклап та талантлы, диләр. Бу гаҗәеп дөньяның гүзәллеген йөрәкләре белән тоючы, күңелләрендә йөргән уй-хисләрен дәфтәр битләренә төшереп, үзеннән-үзе җырлап торган шигырьләр иҗат итүче , шуларга үзләре үк көен язучы талантлы дусларыбыз Рәүис Сабитов һәм Илфат Хәбировларның шигырьләре, моңлы җырлары тамашачы күңелен яулады. Рита Дистанованың, апалы-сеңелле Алия һәм Айсылу Гайнановаларның җырлары, дәртле биюләре кичәбезгә аерым ямь өстәде.
Безнең халык—китаплы һәм театрлы халык бит ул. Һәркемнең җанында театрга карата мәхәббәт яши. Шуңа күрә халкыбызның йөзе булып яшәп килгән театрыбызның киләчәктә дә чәчәк атарына, аның күгендә яңадан- яңа йолдызлар кабынырына шик юк.


Читайте нас: