+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
12 февраль 2019, 17:03

Бер барган иде инде...

«Евровидение-2019»да Русия исеменнән Сергей Лазарев чыгыш ясаячак.

Быел Тель-Авивта үтәчәк «Евровидение-2019»да Русия исеменнән Сергей Лазарев чыгыш ясаячак. Җырчы бу конкурста моннан өч ел элек катнашкан иде инде. Ул вакытта Лазарев өченче урынга лаек булды һәм тамашачы сөюе призын алды.
Әлегә җырчының нинди композиция башкарачагы сер булып кала. Номерны әзерләү белән Филипп Киркоров шөгыльләнәчәк, дигән сүз йөри. Сергей Лазарев белдерүенчә, халыкара конкурста янә катнашуны җиңеп күрсәтергә омтылу дип аңларга кирәкми.
"Бу адым бары тик музыка белән бәйле", - ди ул.
Хәтерегездә булса, Русия «Евровидение»дә бер тапкыр гына, 2008 елда, җиңүгә иреште. Ул чакта бәйгегә Дима Билан барган иде.
Фото: Grozny-inform.ru.
Чыганак: https://kiziltan.ru/kultura/18753-ber-bargan-ide-inde.html


Читайте нас: