+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
11 февраль 2019, 13:29

Радик Юлъякшин: "Татар эстрадасына сыйфат җитми"

9 февральдьдә Мәскәүнең Кремль сараенда шаулап-гөрләп популяр җырчы Радик Юлъякшинның беренче концерты узган. Сөйләүләренә караганда, ул үзе бик канәгать калган.

“Азатлык" радиосына биргән интервьюсында Радий Юлъякшин татар эстрадасы турында болайрак фикер йөртә:– Минем уйлавымча, татар җырларына сыйфат җитми. Мин электән әйтәм, җыр, нинди телдә булса да, Русия яки Европа җырларыннан аерылмаска тиеш. Шундый ук яңгыраш, сыйфат булырга тиеш. Шул ук баянны, курайны сыйфатлы итеп яздырырга кирәк. Гадәттә, башкаручылар җырны, “Әй, концертта җырларга ярар әле”, дип яздыра, артык тырышлык салмыйлар. Чынлыкта җыр белән бик озак, алдан планлаштырып эшләргә кирәк. Бер көн генә түгел. Минем бер җыр өчен ун аранжировка эшләткәнем бар. Шуның берсен генә сайлап алып, җырны тәкъдим итәм.Былтыр “Татар җыры” фестивален йомгаклауда “Елның иң популяр җырчысы” дип аталган артистның чираттагы җиңүе Тукай бүләге булачак, дип фаразлый кайберәүләр. Радик Тукай премиясен бирсәләр, бик шат булачагын белдергән.

Фото: "Азатлык" радиосы.
Читайте нас: