+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
11 февраль 2019, 13:34

Филүс Каһиров Американы "ала"

Якташыбыз океан артында чыгыш ясый.

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров һәм "Мирас" инструменталь ансамле бүген Нью-Йоркта чыгыш ясый. Бу хакта Татарстан Республикасының АКШтагы рәсми сәүдә вәкиллегенең социаль челтәрдәге төркеме хәбәр итә.
Моңа кадәр татар халык, классик һәм эстрада җырларын, музыка уен коралларында милли композицияләрне Торонто, Питтсбург, Вашингтон тамашачылары тыңлый алган.
2 февральдә башланган гастрольләр 13 февральдә Майамида тәмамланачак.
Филүс Каһировның бу Америкага һəм Канадага беренче гастрольләре булуын җырчы социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр иткән иде, дип яза "Татаринформ".
Шул да мәгълүм булсын, аның океан артындагы гастрольләрен Америкада яшәүче Кушнаренко егете Илмир Әхмәтҗанов оештыра.
Чыганак: https://kiziltan.ru/kultura/18734-fils-kairov-amerikany-ala.html


Читайте нас: