+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
4 февраль 2019, 13:47

Әнвәр Нургалиев гаиләсендә олы кайгы...

Җырчы бу көннәрдә олы хәсрәт кичерә.

1 февральда ул үзенең Инстаграм битендә хатынының әтисе вафат булуын хәбәр итте.
"Безнең гаиләдә зур югалту. Әтиебез вафат булды, беркайчан да аны "бабай" дип атамадым, минем өчен ул икенче әти иде. Ул гел безнең өчен, концертларым өчен борчылды, безнең гаилә өчен аның роле бәяләп бетергесез. Якыннарны югалту бик авыр икән. Әле күптән түгел генә сөйләшеп, тормышка шатланып утырдык… Якыннарыгызны саклагыз, яманлыктан ерак йөрегез. Әйдәгез, бер-беребезнең кадерен белик”, дип язган Әнвәр Нургалиев.
Чыганак: https://kiziltan.ru/kultura/18525-nvr-nurgaliev-gailsend-oly-kaygy.html


Читайте нас: