+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
28 гыйнвар 2019, 11:57

Алсу әтисен юбилее белән котларга Башкортстанга килде

Русия җырчысы Алсу, Татарстан кебек үк, Башкортстанны да үзенең кече ватаны буларак таный. Бүген Алсу янә туган ягына кайтты.

Уфа аэропортына килгәч, ул журналистлар белән аралашты һәм әтисе, Русия эшкуары һәм Федераль Җыелыш Советы әгъзасы Рәлиф Сафинның 65 яшьлек юбилее уңаеннан гаилә тантанасына килүен әйтте.
Йолдызны матур каршы алдылар: курай уйнады, башкорт киемендәге кызлар традицион чәк-чәк һәм кымыз тәкъдим итте. Алсу бераз аптырашта калды һәм мондый кабул итүне көтмәгәнен белдерде.
- Мин бирегә бик теләп һәм зур дулкынлану белән елына 1-2 булса да кайтам. Бүген бездә гаилә бәйрәме, туганнарыбыз һәм дусларыбыз җыела. Әтиемнең 65 яшьлек юбилее. Без биредә шуны билгеләп үтәргә булдык, - дип уртаклашты ул.
Шуны да искәртик: 2011 елда Алсу ЮНЕСКО артисты исеменә лаек булды. Ул иҗади һөнәр ияләренә җәмәгатьчелек игътибарын тынычлык, гаделлек, толерантлык проблемаларына җәлеп итүгә, авыр хәлдәге балаларга ярдәм, белемсезлеккә һәм тирә-як мохитне саклауга өлеш керткән өчен бирелә.
Алсу шулай ук Русиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, халыкара эстрада сәнгате эшлеклеләре берлеге әгъзасы булып тора.

Фото: "Горобзор" сайтыннан.
Читайте нас: