+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
24 гыйнвар 2019, 12:02

Җырларбыз да, биербез дә, гөрләтербез дөньяны!

Уфада үтәчәк Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек эшләре көннән-көн киңрәк колач ала.

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Фольклор һәм традицион сәнгать фестивальләрен оештыру халыкара советы (CIOFF) президенты Филипп Боссан белән очрашты.
Анда әлеге Советның Русия секциясе президенты, В. Д. Поленов исемендәге Русия Халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова, шулай ук, Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары катнашты. Яклар 2020 елда республикада узачак Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек мәсьәләләрен тикшерде.
– Чираттагы Фольклориаданың Уфада узуы – безнең өчен олы мәртәбә. Башкортстанның зур, җитди халыкара чаралар үткәрү тәҗрибәсе бар. Бу җәһәттән без барысын да тиешле дәрәҗәдә эшләрбез дип уйлыйм, – диде Радий Хәбиров. – Без Фольклориадага әзерлекне инде башладык, төп мәйданчыкларның кайда булачагы билгеле. Республика территориясендә, тоташ алганда, 10 мәйданчык булачак. Эшләр планга ярашлы башкарыла. Без сынатмаячакбыз.
Төбәк җитәкчесе Русия Президенты Владимир Путинның 2020 елны “Халык иҗаты елы” дип игълан итәчәге турында карар кабул итүен һәм моның Фольклориаданы югары дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм итәчәген белдерде.
Филипп Боссан, үз чиратында, Халыкара советның эшчәнлеге һәм “Фольклориада-2020” чарасына әзерлек барышы турында сөйләде.
— Узган елның октябрендә без Уфада CIOFF советының Халыкара конгрессын үткәрдек, анда 55 илдән 200 кеше килде. Ә Фольклориадага 2500 кеше килүе көтелә, – диде ул. – Бу чарага ел ярым вакыт калды, шуңа күрә без тыгыз хезмәттәшлек итүгә өметләнәбез. Узган елда бирегә Конгресска килгән хезмәттәшләребез Уфага янә килүне көтә, без барыбыз да Башкортстан җитәкчелегенең куелган бурычларны уңышлы хәл итәчәгенә ышанабыз.
Алда торган бурычларның иң мөһиме — чарада катнашучыларның хәвефсезлеген тәэмин итү. Кунакларның күпчелеге – яшьләр. Алар тәүдә ил башкаласында тукталачак. Шуңа күрә артистларның Мәскәүдән Уфага килүен оештыру һәм аларны кунакханәләргә урнаштыру бурычы да тора.
CIOFF советы 1970 елдан башлап эшли, 2012 елдан ул — ЮНЕСКОның рәсми партнеры. Аның төп максаты традицион мәдәниятләрне һәм фольклорны саклау һәм үстерү. Күп еллар дәвамында CIOFFның Русия секциясен Халык иҗаты йорты тәкъдим итә. Бөтендөнья Фольклориадасы CIOFFның рәсми чараларының бер өлеше булып тора. Гадәттә, анда 60-80 илдән якынча өч мең артист катнаша.
Чыганак: https://kiziltan.ru/kultura/18183-yrlarbyz-da-bierbez-d-grlterbez-dnyany.html


Читайте нас: