+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
16 гыйнвар 2019, 14:08

Уфада яшь китапханәчеләр форумы үтәчәк

28 февральдән 1 мартка кадәр Уфада Үзәк шәһәр китапханәсендә (Комсомол урамы, 138) Башкортстан яшь китапханәчеләренең “Профессиядә старттан алып һөнәри осталыкка кадәр» дигән II форумы узачак.

Анда катнашырга Башкортстан китапханәләренең 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләре, тәҗрибә алмашырга һәм үзара хезмәттәшлек итәргә әзер яшьләр, иҗтимагый китапханә берләшмәләре җитәкчеләре һәм әгъзалары чакырыла.
Форум программасына практикумнар, осталык дәресләре, тренинглар, дискуссияләр, яшьләр өчен алдынгы китапханәләр белән скайп-диалог, форум эшен социаль челтәрләрдә иң яхшы яктыртуга #ФоруммолодыхбиблиотекарейУфа хештегы буенча постлар конкурсы кертелгән.
Катнашу өчен гаризаны сайтта (http://www.ufa-lib.ru/) тутырырга мөмкин. Вакыйгалар турында даими хәбәрдар булу өчен форумның махсус яңалыклар дайджест урнаштырылган социаль челтәрләрдәге төркемгә https://vk.com/biblio_ufa язылырга кирәк.
Фото: Уфа шәһәре хакимияте сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.ru/kultura/17819-ufada-yash-kitaphanchelr-forumy-tchk.html



Читайте нас: