“Мин үзем дә әйтә алмыйм. Бу хәбәр "Татнефть- Арена" сараенда узган концертымнан соң таралды. Сөйлиләр икән, димәк, әйбәт”, - ди Элвин Грей.
“Хәзерге вакытта Татарстанда һәм Башкортстанда төп проблема – телне саклау. Ата-аналар балаларының татар һәм башкорт телләрендә миңа кушылып җырлаганнарын, иң мөһиме, үз телләреннән оялмаганын күрде. Әлеге сүз шуннан башланды дип уйлыйм. Халык концертларга килә икән, димәк, без дөрес юлда”, - дип ачыклык кертте ул.