+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
24 декабрь 2018, 13:15

Салават Айдарга сәхнәдән китәргә тәкъдим итә

Казанда шаулап-гөрләп "Татар җыры" эстрада фестивале үтте. Анда бик күп номинацияләр буенча җырчылар билгеләнде. Билетлар да бик кыйммәт булган, 8 мең сумга җиткән, диләр.

Әлбәттә, мондый зур чараларда кызыклы хәлләр дә була. Бу концерт да аларсыз үтмәгән. Шуның берсе Салават Фәтхетдинов һәм Айдар Галимов белән бәйле. Айдар "Халык мәхәббәте" номинациясендә җиңгән, ә Салават аңа бүләк тапшырырга чыккан. Һәм үзенең шәхси бүләген дә алып килгән.

- Айдар үзе мәгънәле кеше ул, шуңа күрә минем аңа мәгънәле бүләк бирәсем килә. Айдар, менә монда Коръән, намазлык һәм дисбе. Чын күңелдән бүләк итәм, бәлки, иманыңа килеп, икенче елга бу чарада син дә катнашмассың. Яшьләргә урын кирәк. Яшьләрнең чыгышлары күп вакытта безнең чыгышлар белән туры килми, шуңа күрә, безнең татар сәхнәсендә татар моңы бетмәсен, татар балалары татарча сөйләшсен, татар телен онытмасын дип, белгәннәреңне укы. Файдасы булмый калмас.

Әмма тагын бер әйбер бар: вакытында китә белү. Бу – бик тә әйбәт әйбер. Сәхнәдән дә, сәясәттән дә, кайдан да.

Сезнең күбегез - авыл кешеләре. Күз алдына китерегез, бер авылда бер батыр Сабан туенда өч тапкыр җиңеп, өч тапкыр тәкә алса, дүртенче елга бөтен авыл аңа каршы чыгачак. Авыл герой көтә, яңалык көтә.

Айдар, мин сиңа намазга бас дип әйтә алмыйм, намазга утыр дип тә әйтә алмыйм, ләкин тәкъдим итәм, - дигән ул.

Айдар бүләкне бераз икеләнебрәк кабул иткән, диләр.

Фото: "Татаринформ
Читайте нас: