+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
7 декабрь 2018, 14:14

Филүс Каһиров АКШ һәм Канадага бара

Якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров 2019 елның февралендә Америка Кушма Штатларына һəм Канадага беренче тапкыр гастрольлəре белəн бара. Бу хакта ул үзенең “ВКонтакте”дагы битендə яза.

“Ниһаять, минем күптəнге хыялым тормышка ашырга тора. Шушы хыялны гамәлгә ашырыр өчен бик күп көч салынды. Дуслар, коллегалар һәм, әлбәттә, Аллаһы Тəгалə ярдəме белəн АКШ һәм Канада шәһәрләренә шундый зур иҗади сəфəребезгə юл алабыз. Барлык мəгълүматларны социаль челтəрлəргə кертеп барырбыз, игътибар белəн күзəтеп барыгыз, дуслар!”, - дип яза Филүс Каһиров.

Ә без аларга уңышлы сәфәр телик. Андагы милләттәшләребезгә сәламнәребезне күндерегез, дуслар!

Фото: "ВКонтакте"дан
Читайте нас: