+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
15 ноябрь 2018, 18:31

«Халык театры» исемен яулады

Күптән түгел Күзәй Мәдәният йортының театр коллективы Әминә Яхинаның «Каерылмасын канатлар» мелодрамасын сәхнәләштереп, жюри тарафыннан югары бәя алды һәм «халык театры» исеменә лаек булды.

Жюри председателе Башкортстан Республикасының театр сәнгате буенча баш белгече Тәнзилә Сәгыйть кызы Калмурзина коллективны Әбҗәлил районына, Әхтәм Абушахманов призына халык театрларының республика фестиваленә чакырды. Безнең яңа гына оешып килгән театр коллективы бу чакыруны чын күңелдән кабул итте һәм кичекмәстән юлга чыкты.
Иҗади сәфәребез уңышлы тәмамланды. Фестивальдә коллектив үзен сынатмады, яхшы чыгыш ясап, I дәрәҗә лауреат исемен яулады. «Иң яхшы ир-егетләр роле» номинациясендә дә җиңүгә ирештек—Рәүис Сабитовка тапшырылды бу бүләк. Күптәннән эшләп килгән халык театрлары белән беррәттән яңа гына юл башлаучы коллектив өчен зур җиңү булды бу. Ул гына да түгел, бу фестивальдә катнашу, мәшһүр театр эшлеклеләре—күренекле халык артистлары Әхтәм Абушахманов, Нурия Ирсаева, Җәмил Әбделмәнов белән очрашу, аларның безгә карата һөнәри күзлектән чыгып әйткән мактау сүзләрен, киңәшләрен ишетү дә—безнең өчен зур мәртәбә.
Безнең коллективны ерак юлга оештырып озаткан район хакимиятенә, район мәдәният бүлеге начальнигы Гөлназ Маркс кызы Шәяхмәтовага театр коллективы зур рәхмәтләрен җиткерә.
Җиңү белән башланган иҗади юлыбыз киләчәктә дә югары үрләргә илтсен, тамашачыларны яңадан-яңа чыгышлары белән сөендерсен, елатсын, көлдерсен, уйландырсын иде. Чөнки театр ул—тылсымлы да, гаҗәеп серле дә олы бер дөнья.

Римма САДЫЙКОВА, Күзәй авылы китапханәчесе.
Читайте нас: