+17 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Культура
6 ноябрь 2018, 11:16

"Роберт абый шундый ягымлы!"

1 ноябрьдә М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция оештырды. Чараның төп кунагы, әлбәттә, халык шагыйре үзе булды.

Әлеге конференция кысаларында Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулу уңаеннан Шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә республиканың төрле төбәкләреннән - Илеш, Туймазы, Бүздәк, Борай, Чакмагыш районнарыннан укучылар аеруча актив катнашты. Бәйгедә катнашучы кызлар һәм малайлар һәммәсе дә Роберт абыйның шигырьләрен күңел биреп, чын артистларча сөйләде.

Җиңүчеләр арасында фотосы "Әллүки"нең октябрь саны тышлыгында чыккан Дарина Ергизова да бар.

Сәләтле кыз Әмир мәктәбендә 7нче классында укый. Роберт Миңнуллин иҗаты белән кечкенәдән таныш Дарина бәйгедә "Кайту" шигырен сөйләде. Чарага ул әнисе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Фларит кызы һәм апасы белән килгән иде. Җиңүче дустыбызга - шагыйрь белән якыннан аралашу, фотога төшү, ә кичен "Нур" театрында аның иҗат кичәсендә катнашу бәхете тиде.
Читайте нас: