+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
2 ноябрь 2018, 13:10

„Әбиләр чуагы”—көзге муллык бәйрәме

Октябрь—бәйрәмнәргә бай ай. Өлкәннәр көне белән башланып китә ул. Октябрь аенда да матур, кояшлы, җылы көннәр күп булды.

Шундый көннәрнең берсендә безнең Канлы-Төркәй авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре „Әбиләр чуагы” фольклор бәйрәме үткәрергә булдылар. Фойены матур итеп плакатлар, чәчкәләр белән бизәдек. Бу бәйрәмгә „Мисс-Өләсәй-2018”, „Иң дәү кабак”, „Иң эре чөгендер һәм кишер үстерүче”, „Иң матур чәчкә гөлләмәсе”нә конкурслар игълан ителгән иде. Өстәлләрне әлеге яшелчәләр белән тутырып та куйдылар безнең авыл уңганнары. Бәйрәм матур җырлар һ әм биюләр белән аралашып барды. Руза һәм Фән Миңнеголовлар, Рәйсә һәм Наил Йосыповлар иң эре кабак һәм кишер үстерүче дип табылдылар. Ә „Көзге муллык” һәм „Иң матур чәчкә гөлләмәсе” номинациясендә Мәликә Буранголова җиңү яулады. Аның өстәле—көзге муллыкның үзе—кабак, кишер, гөмбә, бәрәңге һәм башка бик күп төрле яшелчәләр бар иде анда. Өстәлнең уртасында—кабакчыктан ясалган вазада бик матур чәчкәләр гөлләмәсе.
Кичәнең икенче өлешендә „Мисс-Өләсәй-2018” конкурсы башланды. Бу бәйгедә Минзилә апа Яхина, Руза апа Миңнеголова, Зәкирә Дәүләтбаева, Рәйсә апа Якупова ярыштылар. Бишек җыры җырлап, бала тирбәттеләр, биеделәр, шигырь сөйләделәр, салатлар ясарга өйрәттеләр алар, аш-су, бакча үстерү буенча бик күп сорауларга җаваплар бирделәр. Бу конкурста 79 яшьлек Рәйсә апа Якупова җиңү яулады. Бәйрәмдә җиңүчеләрне авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гали Барый улы Шагалиев һәм район Советы депутаты Розалия Барый кызы Рамазанова җылы котлап, Мактау грамоталары тапшырдылар. Розалия бәйрәмдә катнашучыларга матур җырын бүләк итте. Кичә күмәк бию, уен-көлке белән дәвам итте.
Чәй табынында уңганлык, тынгысызлык, активлык нәтиҗәсе булган көзге муллыктан әзерләнгән сый-хөрмәттән бәйрәмгә килгән һәркем авыз итте.

Заһидә КӘРИМОВА, „Заһидә” башкорт халык фольклор ансамбле җитәкчесе.
Читайте нас: