+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
22 октябрь 2018, 12:25

Мостай Кәрим - безнең йөрәкләрдә

Башкалада халык шагыйренә куелган һәйкәл янында тантаналы чара узды. Анда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты.

- Миңа Мостай агай белән аралашу бәхете тиде, безнең арада ирләрчә дуслык булды, - диде ул. - Нинди авыр заманнарда да шагыйрь халык белән бергә булды. Ул курку белмәс кеше иде. Шул ук вакытта гаҗәеп ипле, зыялы булды. Чын мәгънәсендә көчле кешеләр генә шундый була.
Чарага шагыйрьнең кызы Әлфия Мостафа кызы да килгән иде.
- Без бүген барыбыз өчен дә бик кадерле урында җыелдык, - диде ул. - Биредән әти сугышка киткән, бирегә исән-имин әйләнеп кайткан. Бу урам аның мәхәббәте, аның язмышы белән бәйле. Үзе күптән безнең арада булмаса да, әле һаман ул безне берләштерә.
Шагыйрь һәйкәле янындагы тантаналы чарада аның оныгы Тимербулат Кәримов, Союз дәүләте секретаре Григорий Рапота, Әзербайҗанның Русиядәге Илчесе Полад Бюль-Бюль оглы, Русия Язучылар берлеге сәркәтибе, шагыйрь Ренат Харис һәм башкалар катнашты.
Читайте нас: