+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
5 октябрь 2018, 13:44

Туган телгә сөю гаиләдән башлана Мәдәниятне һәм телне өйрәнәләр

Үз якташларыңа ярдәм итә белү һәм теләү татар һәм башкорт халкының иң күркәм сыйфатларының берсе булды һәм булып кала да.

Кайда гына яшәсәләр дә, алар һәрчак берләшергә һәм үзара ярдәм күрсәтешергә телиләр. Санкт-Петербургта яшәүче якташларыбыз да байтак. Алар халкыбызның мәдәниятен, фольклорын, тарихын, әдәбиятын өйрәнергә һәм, иң мөһиме, туган телне онытмаска тырышалар. Санкт-Петербург татарлары Ассоциациясе президенты Рөстәм Хучашев тарафыннан оештырылган татар телен өйрәнү курсларын безнең райондашыбыз Әлфия Мәүлетова алып бара.
Районыбызның Каран авылында туып үскән ул. Әнисе Мәүдә Хөбәйбулла кызы хезмәт эшчәнлеген башлангыч класслар укытучысы булып башлап, соңрак озак еллар буе балаларга рус теле һәм әдәбияты серләрен өйрәтә. Әтисе Рәшит Дилмөхәммәт улы гомере буе „Коммуна” колхозында баш икътисадчы булып эшли.
Югары уку йортын тәмамлагач, Әлфия Урзайбаш урта мәктәбендә укыта, күп еллар буе „Шәрык” республика радиосында диктор, соңыннан редактор була.
„Ике улыбыз да укырга Санкт-Петербургка киттеләр, эшкә дә шунда калдылар,—ди Әлфия Рәшит кызы. —Аларны елына бер генә түгел, ә көн саен күрәсе килә. Шуңа да гаиләбез белән Санкт-Петербургка күчеп килдек. Тормыш иптәшем мәктәптә укыта, ә мин Дуслык йортында татар җәмәгатьчелеге белән эшлим”.
Биредә Әлфия үз „укучыларын” татарча сөйләшергә өйрәтә. Тыңлаучылары арасында төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләре бар. Дуслык йортында аларның яраткан урыны—татар этномәдәнияте һәм тарихы музее. Башка милли –мәдәни үзәкләр белән бергә күмәк чаралар, милли ашлар дегустациясе үткәрәләр, Башкортстанның һәм Татарстанның танылган артистлары концертларына йөриләр.
Читайте нас: