+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
19 сентябрь 2018, 14:05

Балетмейстерлар, сез кайда?

Башкортстанның 100 еллыгына багышланган иң яхшы биюгә конкурс игълан ителде.

Җиңеп чыккан бию 2019 елның март аенда үтәчәк юбилей чараларында башкарылачак.
Конкурсны Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле игълан итте. Ул шулай ук ансамбльнең 80 еллыгына багышлана.
Конкурста башкорт биюләрен куючы балетмейстерлар катнаша ала. Бию районнар һәм шәһәрләр коллективларында куелырга тиеш.
Конкурс өч турда үтәчәк.
Тулырак мәгълүматны 8 (347) 276-18-49, 8 (347) 276-18-19 телефоннары аша алырга мөмкин.
Читайте нас: