+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
10 сентябрь 2018, 18:04

Сайлауда бердәм катнаштык

Якшәмбе көн авылыбыз халкы көнозын авыл уртасында урнашкан мәдәният йортыннан агылган күңелле музыка астында яшәде дип әйтсәм дә ялгыш булмас.

Чөнки бу көн барыбыз өчен дә билгеле- республикабызның иң югары органы булган Корылтайга детутатлар күрсәтү көне . Без дә: мәктәп, китапханә, клуб хезмәткәрләре һәм сайлау комиссиясе членнары сайлаучылар өчен матур бәйрәм- чәчәкләр бәйрәме оештырырга булдык.Теләгебезне авыл биләмәсе башлыгы Тимашев Тәлгат Бари улы да хуплады. Бәйрәм башланганчы ук ул чарада актив катнашучылар өчен Почет грамоталары,истәлекле бүләкләр китерде. Авылыбызда чәчәкләргә күмелеп утырган йортлар саны елдан-ел арта. Бәйрәмгә дә матурлыкка битараф булмаган,тормышларын тагын да матуррак итәргә тырышкан авылдашлар, сайлаучыларыбыз күпләп җыелды.
“Яшәү өчен кояш,ирек һәм кечкенә генә чәчәк кирәк»,-дигән бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсен. Әйе,борын-борыннан ук чәчәкләр тормышыбызның аерылгысыз юлдашы. Алар, тирә-ягыбызга ямь биреп,тормышыбызны бизәп торалар,кәефебезне күтәрәләр. Мәдәният йортына иртән иртүк чәчәкләрдән үзенчәлекле композицияләр ясаган бик бай фантазияле авылдашлар килде. Алар иң элек мөһим гражданлык бурычларын- илебезнең лаеклы уллары һәм кызлары өчен тавыш бирергә ашыктылар.
Әмир авыл Мәдәният йорты фойесы аллы-гөлле чәчәкләрнең хуш исе белән тулды. Матурлыкның чиге юк! Бәйгене бәяләгән жюрига җиңел булмады.Быел Гаилә елы булуын искә алып ясалган гөлләмәләр бик күп.нәтиҗәдә, беренче урынны өч гаилә:“Гаилә корабы” композициясе белән Якуповлар,”Чәчәкләр алиһәсе”н ясаган Хафизовлар, “Тату гаилә тартмасы” белән Ергизовлар гаиләләре бүлештеләр. “Көзге балкыш”ны күрсәткән Исхаковлар, “Бәхетле гаилә” композициясе белән Ягфаровлар һәм Еникеевлар гаиләләренә икенче урын бирелде. Фархутдиновлар гаиләсенең“Ана йөрәге”композициясе шулай ук иътибарны җәлеп итте. Алсу Шәяхмәтова ясап алып килгән “Чәчәкләр оҗмахы”на өченче урын бирелде. Ягфарова Дилара, Айгөл белән Дилара Хисматуллиналар,Эльвина Сабитова, Ишмаевлар һәм Кильметовлар гаиләләре, Юлия Галимовалар, кичәне оештырып алып барган мәдәният йортының халык театры режиссеры Эльза Хабибова белән китапханәче Зөһрә Аскаровалар бик оргиналь композицияләр әзерләгән.Чарада катнашканнарның барысына сайлау комиссиясе председателе Гөлнур Әхмәдиевна бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм кунаклары, сайлаучылар өчен музыка уйнап торды.
Гөлләр үстерү- матурлыкка омтылу,кешеләр күңелен күтәрү булса, безнең бәйге- үзенчәлекле стимул да булып тора минемчә. Чөнки чәчәкләр үстерүче кеше үзенә һәм башкаларга сөенеч китерә. Кулында чәчәк булган кеше начар гамәлләр эшләргә сәләтле түгел. Чәчәкләрне ярату-дөньяны ярату,җирне ярату дигән сүз ул. Чәчәкләр үстерегез! Чәчәкләрне яратыгыз.
Читайте нас: