+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
4 сентябрь 2018, 13:41

Түрештә - "Сөмбелә" бәйрәме

Түреш авылында бик матур итеп "Сөмбелә" бәйрәмен билгеләп үткәннәр. Чарада мәктәп укучылары да, авылның ак әби, ак бабайлары да катнашкан.

Иң яхшы чәчкә, яшелчә үстерүчеләр арасындагы конкурска йомгак ясалды. Нугуманова Вәсилә иң матур, иң күп георгин үстерүче, Баширова Лена Аслямовна иң матур петуния үстерүче, Мустаева Фикия апа герань үстерүче, Каразиректән Валеева Машүдә апа 94 яшьлек бик матур итеп петуниялар үстергән. Түрештән Сайфуллина Динара Дамировна күп төрле чәчәкләр буенча жиңүчеләр булдылар. Яшелчәнең иң зурларын Ахметова Фәнирә апа үстергән, кишер бәрәңге кәбестә шалканнар, ә иң зур кабак, патиссоннар Ахметшина Фәнүзәдә булды. Сәвәдебаш, Түреш мәктәпләре hәм садиклары самоварлар куеп чәйләр әзерләгәннәр, күп төрле яшелчәләрдән уенчыклар ясалган иде. Сәвәдебаш мәктәбе коллективы колмактан башлап, чүпрә, башак, он, камыр , эпигә кадәр пешерделәр.
Яшелчәләрдән төрле кызыклы сыннар, чәчәкләрдән берсеннән-берсе күркәмрәк гөлләмәләр бәйрәмнең бизәгенә әверелгән.
Оста хуҗабикәләр яшелчә, җиләк-җимештән әзерләгән тәмле ризыклар, шулай ук тәбикмәк, өчпочмак, вак бәлеш һ.б. пешереп алып килгән. Өстәлләрдә самавыр чыжлап торган, яше-карты күңелле чәй табыны артында рәхәтләнеп аралашкан, ә Түреш авылының "Асыльяр" фольклор төркеме үзенең моңлы да, дәртле дә җырлары белән сөендергән.
Читайте нас: