+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
1 сентябрь 2018, 12:20

Көнчеллек—начар гадәт

Мәхәббәт—ике йөрәктә, Артык була өченче, Мәхәббәт чәчкә аталмый, Сөйгәнең булса көнче.

Көнчеллек ул—чир, диләр,
Чирне була дәвалап.
Дәваларсың, көнче тиле
Торса көн саен дулап!


Көнләшә, димәк, ярата,
Дигән сүз төптән ялган.
Чынлап яратканнар гына
Мәңге бәхетле булган.


Яшьтән өзелеп сөйгән ярың
Тормышта булсын терәк.
Көнләшәм, дип, кимсетеп,
Яшәүләр нигә кирәк.
Парлы бәхетсез булуны,
Кем генә дияр әйбәт?!

Асия САКАЕВА, Шланлыкул авылы.
Читайте нас: