-7 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Культура
27 июль 2018, 11:17

Гаилә иҗаты сөенече Өендә бәхетлеләр генә бәхетле

Сөю, гаилә һәм тугрылык көнен бәйрәм итү чикләрендә Канлы-Төркәй Мәдәният йортында районның мәдәният хезмәткәрләре катнашлыгында „ Гаилә иҗаты сөенече” дип аталган чара үтте. Анда районның иҗади гаиләләре хөрмәтләнде.

Канлытөркәйлеләр мәдәният хезмәткәрләрен һәм кунакларны икмәк-тоз, кымыз, буза, чәкчәк һәм „Заһидә” башкорт халык фольклор ансамбле башкаруында шаян такмаклар белән каршы алдылар.

Кунакларны Канлы-Төркәй авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гали Шагалиев сәламләде һәм авылның истәлекле урыннары, данлыклы кешеләре белән таныштырды, авылның традицияләре, гореф-гадәтләре турында сөйләде.

Көчле алкышлар астында сәхнәгә өч үрнәкле гаилә чыкты.

Кәримовлар гаиләсенең төп девизы—бар нәрсәне бергәләп һәм яратып эшләү! Еллар узган саен аларның сөюе ныгый һәм көчәя генә бара. Яратышып, бер-берен хөрмәт итеп яшәгән гаилә бу.

Миңнеголовлар гаиләнең иң төп кыйммәте бер-береңә хөрмәттә һәм бер-береңне кадерләп яшәүдә, диләр.

Локмановларның яшь гаиләсе өчен иминлек беренче урында. Аларның гаилә тормышы девизы: гаиләң ныклы булса, тормышың котлы булыр!

Район хакимияте башлыгы урынбасары Гөлфия Габдрәфыйкова гаиләләрне бәйрәм белән котлап, Заһидә һәм Марат Кәримовларга „Сөю һәм тугрылык өчен” медален тапшырды.

Бу медаль халык арасында гаиләләренең ныклыгы сөюгә һәм тугрылыкка нигезләнгән, тормышларындагы муллыкка бергәлектәге тырышлыклары белән ирешкән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән иң яхшы гаиләләргә бирелә, дип ассызыклады ул.

Кәримовлар—нәкъ менә шундый гаилә.

45 елдан артык инде матур, тату гаилә булып яшиләр алар. Кәримовларга хас төп сыйфатлар—үзара аңлашу, сабырлык һәм бер-беренә хөрмәт. Алар Стәрлетамак культура-агарту училищесында укыганда танышалар. Марат—оркестр бүлегендә, Заһидә режиссерлыкка укый. Дуслыклары зур сөюгә әйләнә. Укуны тәмамлагач, хезмәт эшчәнлеген Авыргазы районының Морадым авылында башлыйлар. 1986 елда безнең районның Таулар авылына күчеп кайталар. Биредә Марат Мәдәният йорты директоры, Заһидә сәнгать җитәкчесе булып эшлиләр.

28 ел инде Кәримовлар Канлы-Төркәй авылында яшиләр һәм сәхнәдә халыкны үзләренең иҗатлары белән сөендерәләр. Алар бар якка да осталар: парлап җырлыйлар да, театр тамашаларында, спектакльләрдә төп рольләрне дә башкаралар. Гаилә оркестры—һәр бәйрәмнең, концертның бизәге. Әмма алар өчен бәхетнең иң зурысы—биш кызлары һәм алар бүләк иткән уналты онык-оныкалары.

Эшкә иҗади мөнәсәбәтнең нәтиҗәсе буларак яңа түгәрәкләр булдырылган, авылның гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен яңартуга һәм саклауга күп көч салынган. Бу Мәдәният йортының фольклор коллективы—республика һәм төбәкара фестивальләр лауреаты. 2010 елда коллективка „халык” исеме, ә Марат Мәгъсүм улына мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлеше өчен „Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде.

Районда „халык” исемен йөрткән ике коллективы булган бердәнбер Мәдәният йорты бу. 2015 елда аның драма коллективына „халык” исеме бирелде һәм ул танылган авылдашлары Габдулла Гыйлаҗев исемен йөртә.

Бик тә тату һәм бердәм бу гаилә авылда лаеклы абруй яулаган. Кәримовларның эшкә мөнәсәбәте, гаиләдәге татулыгы, үзара аңлашып яшәүләре, балаларына карата хәстәрлеге—алар белән таныш булган һәркем өчен үрнәк.

Роза һәм Фән Миңнеголовлар— авылда абруйлы гаилә. Фән агай 50 ел инде сәхнәдә. Моның сәбәпчесе—китапханәче булып эшләгән җәмәгате Роза Һадый кызы. Роза белән танышкач та, Фән авылның үзешчән сәнгатендә катнаша башлый.

Фән Миңнеголов гомере буе үз авылында шофер, тракторчы булып эшли. Роза Һадый кызы 40 ел буе китапханәче була, берничә тапкыр авыл Советы депутаты итеп сайлана. Быел бу гаилә алтын туен билгели. Шушы уңайдан Гали Барый улы Миңнеголовларга республика Башлыгы котлавын һәм бүләген, ә Гөлфия Ринат кызы Фән Миңнеголовка район хакимиятенең Мактау грамотасын тапшырды. Районның традицион халык мәдәниятен тергезүгә, саклауга һәм үстерүгә керткән зур өлеше, мәдәни тормышта актив катнашуы өчен лаек булды ул аңа.

Башкорт халык җырларын оста башкарган Фән Миңнеголов дәрәҗәле конкурсларда, фестивальләрдә районыбыз намусын лаеклы яклый. Ә барысы да 1969 елда үзешчән башкаручылар арасында радиоконкурстан башлана, анда ул дипломант була. Аннан инде—Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге „Дуслык җыры”, „Озын көй”, „Ике аккош”, Зәки Мәхмүтов исемендәге республика конкурслары лауреаты була, өлкән яшьтәгеләр арасында үткәрелгән „Яратам, сине тормыш!” халык иҗатының республика фестивалендә гран-при яулый. Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен 2003 елда аңа „Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде.

„Заһидә” фольклор ансамбленең алыштыргысыз солисты һәм курайчысы булган Фән Миңнеголов халык гореф-гадәтләрен һәм йолаларын, аның сәнгати кәсепләрен үстерүгә һәм тергезүгә күп көч сала. Миңнеголовлар өч ул тәрбияләп үстереп, аларга югары белем алырга ярдәм иткәннәр, балалары барысы да тормышта үз урыннарын тапканнар. Әти-әни балаларының уңышларына сөенеп бетәлмиләр, алты оныкларының һәм бүләләренең кунакка кайтуын түземсезлек белән көтәләр. Миңнеголовлар үз балаларын шәхси үрнәкләрендә өлкәннәргә карата хөрмәтле мөнәсәбәттә булырга, эш яратырга өйрәтеп үстергәннәр.

Яшь гаилә булган Эльвир һәм Алсу Локмановларның гаилә тормышы башлана гына әле. Авыл хакимияте башлыгы, аларга гаилә бәхете теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Гаиләләрне котлауларга Сәвәдебаш Мәдәният йорты җитәкчесе Илфат Хәбиров, сәхнә ветераны Рәйсә апа Якупова да кушылдылар. Гаилә парлары арасында үткәрелгән мавыктыргыч конкурслар һәм викториналар да зур кызыксыну тудырды.

х х х

Район Мәдәният учреждениеләренең быелның беренче яртысындагы эшчәнлегенә йомгакны район Мәдәният йортының методика кабинеты мөдире Г.Галләмова ясады. Ярты ел йомгаклары буенча беренче урын—Күзәй, икенче урын—Гафури, өченче урын Канлы-Төркәй авыл Мәдәният йортларына бирелде. Канлы-Төркәй Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Марат Кәримов ял чараларын һәм үзешчән сәнгать иҗатын оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Авыл мәктәбе укучылары А.Гыйлаҗевка багышланган театрлаштырылган әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр. Эштә аеруча зур тырышлык күрсәткән мәдәният хезмәткәрләренә район мәдәният бүлегенең Мактау грамоталары тапшырылды.

Драма коллективларының „Театраль рампа” район фестиваленә дә йомгаклар ясалды.

Халык коллективлары арасында гран-прига Әмир авылы Мәдәният йортының халык театры, драма коллективлары арасында Күзәй Мәдәният йорты лаек булды.

Канлы-Төркәй, Килем Мәдәният йортларының халык театрлары, Кәпәй-Кыбау, Сәвәдебаш, Таулар авыллары Мәдәният йортларының драма коллективлары иң яхшылары дип табылды.

Гафури Мәдәният йортының балалар театр коллективы лауреат дипломына лаек булды. Уран, Сабай, Урзайбаш авыл филиалларының драма коллективлары фестиваль дипломы белән бүләкләнде. Ришат Гыймаев (Күзәй), Лена Ганиева (Түреш) башкаруындагы рольләр иң яхшылары дип билгеләнде. Семинар „түгәрәк өстәл” артында тәҗрибә уртаклашу белән тәмамланды.

Гүзәл ГАЛЛӘМОВА, район Мәдәният йортының методика кабинеты мөдире.
Читайте нас: