+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
4 июнь 2018, 13:57

Туган телем - иркә гөлем Әмир мәктәбе

Чынлап та, әгәр дә телне иркәләп, кадерләп саклап тормасаң, ул югалачак.

Туган телне саклау гаиләдә һәм мәктәптә алып барылырга тиеш. Туган телен белгән бала югары мәдәниятле булып үсә, чөнки бөтен фәннәргә, мәгълүматка, дөньяны танып-белүгә юл бары тик ана теле аша салына.
Әмир мәктәбендә туган телләрне укытуга зур игътибар бирелә. Укучылар туган телне дәрестә генә өйрәнеп калмыйлар, дәрестән тыш чараларда да бик теләп шөгыльләнәләр. Мәктәптә ел саен телләр атналыгы үтә, язучы-шагыйрьләр иҗатына багышлап бәйрәмнәр оештырыла, сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр конкурслары уза. Укучылар районда гына түгел, республика, төбәк һәм халыкара конкурс-олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясыйлар. Бу уку елы да нәтиҗәле булды. Лиана Сабитова Башкорт дәүләт педагогия университеты үткәргән Акмулла олимпиадасында татар теле һәм әдәбияты буенча республиканың 9 класс укучылары арасында җиңүче булды. Барлык җиңүчеләрне 4 көнгә Салихово лагерена җыеп, “ Образовательный кампус-территория проектной деятельности и успеха” эшлекле уены үткәрелде. Укучылар бик күп яңалыклар белеп, командада эшләргә өйрәнделәр, лидерлык сыйфатларын күрсәттелер.
25 апрельдә Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында “Өзлексез белем бирү: югары уку йорты – колледж - мәктәп” XVIII төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Лиана Сабитова «Онамастика проблемалары» секциясендә «Бүздәк районы Әмир авылының аш-су атамалары» темасына багышланган фәнни эш белән чыгыш ясап, 3 дәрәҗә дипломга лаек булды.
Укучыларда татар халкының тарихына, әдәбиятына мәхәббәт, патриотик хисләр, милли үзаң тәрбияләү, А.Алишның тормышына, иҗатына кызыксыну уяту, сәләтле укучыларны барлау максатында Казанда «Алиш эзләреннән» V төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Чара Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә югары дәрәҗәдә үтте. Әмир мәктәбенең 6 класс укучысы Дарина Ергизова да конкурсның 1 турын үтеп, чарага чакыру алган иде. «Шигърият бакчасында» номинациясендә 85 укучы арасында лаеклы чыгыш ясап, 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде ул. Бәйрәмгә А.Алишның туганнары, оныклары да килгән. Конференциягә җибәрелгән эшләрнең яхшы дип табылганнары җыентыкка кертелеп, китап итеп бастырып чыгарылды. Анда Даринаның эше дә үз урынын тапкан.
Укучыларны җиңүләре белән котлап, туган телләрне өйрәнүдә тагын да зур уңышлар телисе килә!
Читайте нас: