+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
30 Май 2018, 12:19

1 июньдә балаларга туңдырма таратачаклар

Халыкара балаларны яклау көнендә республикада төрле чаралар үтәчәк.

Бу көнне Уфада өч зур чара оештырылачак. Иң төп бәйрәм Салават Юлаев исемендәге мәйданда көтелә. Иртәнге 11дән кичке сәгать 6га кадәр Конгресс-Холл алдында “Уфа — балалык территориясе” дип аталган чара үтә. Шәһәр хакимияте җитәкчелеге белдерүенчә, бу бердәм интерактив спорт, интеллектуаль, иҗади мәйданчык бәйрәме булачак. Анда балалар мультфильмнары геройлары белән уеннар, тантамареска фонында фотога төшү, робототехника буенча осталык дәресләре, оригами, әвәләү, агач эшкәртү һәм башка төрле кул эшләре дә оештырылачак.
Әлеге чарада балалар каратэ, фехтование, ушу, кикбоксинг һәм тхэквондо буенча осталыгын күрсәтә ала. Музыка яратучылар өчен балалар һәм студентлар концерты узачак. Ә ата-аналарга бу вакыт эчендә психолог, логопед, социаль педагог кебек белгечләрдән киңәшләр алу мөмкинлеге булачак.
Бәйрәмгә килгән барлык балаларны, конкурста катнашучыларны бушлай туңдырма белән сыйлаячаклар.
Читайте нас: