+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
22 Май 2018, 12:33

Иң зур бәлеш — Бүздәктә!

Халык аш-су фестивале милләтләр дуслыгын ныгыта.

Бүздәк бәлешенең тарихы гасырлар төпке­леннән килсә дә, аны республика күләмен­дәге милли бәйрәм символы дәрәҗәсенә күтәрү буенча эшчәнлектә тәүге адымнар 4 ел элек ясалган иде. Милли йолаларны саклау максатында “Бәлеш бәйрә­ме” үткәрү башлангычы белән Бүздәк татар тарихи-мәдәни үзәге коллективы чыкты, ул Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, Бүздәк кызы Римма Үтәшевада да яклау тапты. Быелгы бәйрәм Башкортстан халыклары милли ашлары фестивале “Бәлешфест” исеме астында Бүздәк авылының Кызыл мәйданында үтте.
Фестивальнең рәсми оештыручылары булып Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе, Бүздәк районы хакимияте, Башкортстан Республикасы халыклары ассамблеясе һәм республика Халыклар дуслыгы йорты чыгыш ясады. Ул Президент грантлары фондыннан бү­ленгән акчага оештырылды. Республика күләмендәге бәйрәмнең төп максаты — милләтара мәдәни бәйлә-нешләр яссылыгында Башкортстанда яшәүче халык­ларның милли ашла­рының тарихын өйрәнеп, бу өлкә­дәге традицияләрне саклау һәм үстерү.
Бәйрәмнең төп билгесе итеп нәкъ менә бәлешнең сайлануы очраклы түгел, әлбәттә. Аның тәмен һәркем балачактан ук белә, татар­ның милли ашлары рәтендә беренче урыннарда торучы бу ризыкны башкорты да, урысы да бер үк дәрәҗәдә үз итә. Ә Бүздәк бәлешенең үзенчәлеге шунда — анда бәрәңгедән битәр, ит күп салына, шуңа да аның даны бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән дә бит инде. “Бәлешфест” проектын тормышка ашыруга күп көч сал­ган, милли-мәдәни автономия советының әйдәүче белгече, М. Акмулла исе­мендәге педагогия университеты укытучысы Альбина Хәлиуллина билгеләвенчә, бәлеш халыклар дуслыгы, кунакчыллык билгесе дә. Бәлеш иң якын кешеләргә атап пешерелә, ул якыннарны берләштерү сәлә­тенә ия.
Ике меңнән артык кеше катнашлыгында үткән “Бәлеш фестивале” моны янә бер кат раслады. Әйткәндәй, анда катнашуга азык-төлек, камыр ризыклары җитештерүгә махсуслашкан 50 предприятие һәм малтабар теләк белдерде. Го­му­мән, бәйрәмнең географиясе шактый киң, атап әйткәндә, анда ун район вәкилләре һәм Уфа, Стәрлетамак, Бәләбәй, Дүртөйле шәһәрләре, Ырынбур өлкә­се делегацияләре катнашты. Моннан тыш, кунаклар арасында Башкортстанның төрекмән, казах, әрмән милли тарихи-мәдәни берләш­мәләре вәкилләре, шулай ук Уфада укучы чит илләр студентлары бар иде.
Бәйрәм башланыр алдыннан рәсми кунаклар Бүздәк татар тарихи-мәдәни үзәгендә булып, биредәге махсус мәйданчыкта истә­леккә агач үсентеләре утыртты.
Чараларның төп өлеше Кызыл мәйданда үтте. Бәйрәм кунакларын Бүздәк районы хакимияте башлыгы Азат Арсланов сәламләде, аларга туган телендә мөрә­җәгать итеп, төбәк белән кыскача таныштырып үтте, районда дистәдән артык милләт вәкилләренең дуслыкта яшәвен билгеләде. Рәсми вәкилләрдән бәй­рәмдә катнашучыларны, шулай ук, Русия Дәүләт думасы депутаты, Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе, татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, Дәү­­­ләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Римма Үтәшева, Русия Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан Республикасы халыклары Ассамблеясы рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина, республика Башлыгы Хаки-миятенең бүлек мөдире урынбасары Илшат Ханов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рузалия Хисмәтуллина, Халыклар дуслыгы йорты директоры Азат Ибраһимов һәм башкалар тәбрикләде, моннан тыш, Башкортстан Республикасы дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачевның фестивальдә катнашучыларга котлавы укып ишеттерелде.
Фестиваль программасы кысаларында республика халыкларының милли ашлары тәкьдим ителде. Шушы максатта мәйданда ике дистәдән артык табын корылган, аларда, беренче чиратта, милли ризыкларга өстенлек бирелгән. Башкорт, урыс һәм татарларның бәйрәм өстәле урыс, чуваш, удмурт, мордва мариларныкы белән чиратлаша. Жюри әгьзалары һәм кунаклар һәр йортта булып, ашларга бәһа бирде. Моннан тыш, милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класс оештырылды, табын бизәү буенча осталык бәй­геләре үтте. Милли кием-салым, савыт-саба үрнәк­ләре урнаштырылган күр­гәзмәләр белән дә халык те­ләп танышты. Әйтергә кирәк, күргәзмәләрдәге әйберләрне күпләп сатып алучылар да табылды. Аеруча элекке кием-салым, хуҗалык кирәк-ярагы, бизә­нү әйберләренә ихтыяҗ зур булды.
Фестивальдә катнашучылар арасында милли ризык җитештерүче малтабарлар үз товарларын тәкъдим итте. Төрле сорттагы бәлешләргә сорау аеруча зур иде. Бүздәк малтабары, умартачы Ринат Багдануровның бал күр­гәзмәсе аеруча зур уңыш казанды. Фестивальнең абруйлы кунагы, Русия Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов умартачы-фермер эшчәнлеге белән якыннан танышты, проду­к­циянең бал базарында үтемлелеге белән кызыксынды. Әйткәндәй, Ринат Багдануров өчен фестиваль гамәли яктан да файдалы булып чыкты: бәйрәмгә килгән “Алексеевка” предприятиесе вәкилләре зур партиядә бал сатып алу турында килеште.
“Бәлешфест-2018” Бүз­дәк төбәге халкы өчен яз­ның иң күркәм бәйрәменә әверелде, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Фестиваль чаралары гаҗәеп бай мәдәни программа белән үрелеп барды. Мәйданда халык алдында респуб­ликаның күренекле җыр­чылары, музыкантлары белән бергә күрше төбәкләрдән килгән үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады. Шунысы үзенчә­лекле: бәйрәм кысаларында үткән концертта чыгышлар дистәдән артык телдә яңгырады.

Читайте нас: