+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
11 Май 2018, 12:20

«Туган телем - иркә гөлем»

Чынлап та, әгәр дә телне иркәләп, кадерләп саклап тормасаң, ул югалачак.

Туган телне саклау гаиләдә һәм мәктәптә алып барылырга тиеш.Туган телен белгән бала - югары культуралы булып үсә. Чөнки бөтен фәннәргә, мәгълүматка, дөньяны танып-белүгә юл бары тик ана теле аша салына.
Әмир мәктәбендә туган телләр укытылуга зур игътибар бирелә.Укучылар туган телне дәрестә генә өйрәнеп калмыйлар, дәрестән тыш чараларда да бик теләп шөгыльләнәләр.Мәктәптә ел саен телләр атналыгы үтә, язучы-шагыйрьләр иҗатына багышлап бәйрәмнәр оештырыла, сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр конкурслары уза.Укучылар районда гына түгел, республика, төбәк һәм халыкара конкурс һәм олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясыйлар.Быелгы уку елы да нәтиҗәле булды. Сабитова Лиана М.Акмулла исемендәге Башкорт Дәүләт Педагогия университеты үткәргән Акмулла олимпиадасында татар теле һәм әдәбияты буенча республиканың 9 нчы класс укучылары арасында җиңүче булды. Барлык җиңүчеләрне 4 көнгә Салихово лагеренә җыеп, “ Образовательный кампус-территория проектной деятельности и успеха” эшлекле уены үткәрелде.Укучылар бик күп яңалыклар алып, командада эшләргә өйрәнделәр, лидерлык сыйфатларын күрсәттелер.
25 апрельдә Акмулла исемендәге педагогия университетында XVIII төбәкара “Өзлексез белем бирү: югары уку йорты – колледж - мәктәп” исемле фәнни-практик конференция үткәрелде. Сабитова Лиана «Онамастика проблемалары» секциясендә «Бүздәк районы Әмир авылының аш-су атамалары» темасына багышланган фәнни эш белән чыгыш ясап, 3 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.
Укучыларда татар халкының тарихына, әдәбиятына мәхәббәт, патриотик хисләр , милли үзаң тәрбияләү, А.Алишның тормышына, иҗатына кызыксыну уяту, сәләтле укучыларны барлау максатында Казанда « Алиш эзләреннән » V төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Чара Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә югары дәрәҗәдә үтте. Әмир мәктәбенең 6 нчы класс укучысы Ергизова Дарина да,чарага конкурсның 1 турын үтеп, чакыру алган иде. «Шигърият бакчасында» номинациясендә 85 укучы арасында лаеклы чыгыш ясап, 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде ул. Бәйрәмгә А.Алишның туганнары, оныклары да килгән. Конференциягә җибәрелгән эшләрнен яхшы дип табылганнары җыентыкка кертелеп, китап итеп бастырып чыгарылды.Анда Даринаның эше дә үз урынын тапкан.
Укучыларны җиңүләре белән котлап, туган телләрне өйрәнүдә тагын да зур уңышлар телисе килә!
Читайте нас: