Каләм алып, һәркем үз-үзенә
Язсын иде язмыш юлларын.
Язмышлардан узмыш юк, диләр шул,
Мин дә хәзер моны аңламадым.
Суга сусап кипкән гөлләр кебек
Булмаса иде гомер азагым.
Ходай тигез бүлеп бирсә икән
Һәр кешегә шатлык-газабын.
Адәм баласының гомер юлы
Тигез генә үтми торгандыр.
Болыт артларында кояш барын
Бар кеше дә аңлый торгандыр.
Күп сынаулар үттем түзә-түзә,
Тормыш, әйдә, тагы сынасын.
Атлармын мин алга баш имичә,
Канатларым гына сынмасын.
Газиз кызым—уң канатым,
Төпчек улым—терәгем.
Сез бит минем йөрәк парәм,
Сезсез соң мин нишләрмен?!
Нишләр идем сездән башка
Калса ялгыз башларым?!
Аллам үзе саклый күрсен,
Исән булсын балаларым.
Сагынам авылымны
Кайтам әле авылыма
Урман-тау юлларыннан.
Бик сагындым авылымны,
Һич чыкмый уйларымнан.
Аның изге туфрагында
Анам-агам эзләре.
Истә һаман әниемнең
«Балам!» дип өзелгәне.
Үтте анда бала чагым,
Калды яшьлек дусларым.
Кайтам әле авылыма,
Сагынам су буйларын.
Җиргә ятып бер елармын
Я утырып җырлармын.
Бар да истә бүгенгедәй,
Аңлар авылдашларым.
Шулай үтә икән гомер,
Ул тик күз-каш арасы.
Белмим тагы күпме генә
Калды икән барасы.
Бирешмик без картлыкка,
Алда өметләр булсын.
Сандугачлар сайрап торсын,
Гел якты көннәр тусын.
Үтәсең лә, гомер…
Гөлләремнән яфрак төшә,
Гомерләрен кыскартып.
Шул гөлләремне кызганам,
Үз гомеремә охшатып.
Сары бәбкәләрдәй генә
Үстек инәй куенында.
Читкә киткәч, ниләр күрми
Адәм үзенең гомерендә.
Әй, тиз үттең, гомеркәем,
Рәхәтләрең булды аз.
Ходай, калган гомеремне
Бары шатлыклардан яз!
Рәйсә САФИУЛЛИНА (МӨФТӘХОВА),
Канлы-Төркәй-Бүздәк.