+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
30 март 2018, 13:54

Кышны күңелле озаттык

Быел яз бик көттереп кенә килә. Кыш, китәсе килмичә, соңгы көннәрендә үзенең холкын күрсәтә.

Әмма аның көннәре санаулы. Чаңгы-чана шуу, хоккей уйнау мөмкинлеге биргән өчен, Кышка рәхмәт әйтеп, чәчәкле Җәйне якынайтачак Язны сәламләп, Уран Мәдәният йорты Каран урта мәктәбе белән берлектә «Сау бул, Кыш, хуш киләсең, Яз!» бәйрәме үткәрде. Күңелле һәм күмәк бу чарада катнашучыларны Каран авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Тәлгать Барый улы Тимашев һәм мәктәп директоры Айрат Флүрович Мансуров сәламләделәр.
Бәйрәмгә 2-4 класс укучылары аеруча тырышып әзерләнделәр. Аларның чыгышыннан соң күңелле уен-бәйгеләр башланды: балалар чаналарда узыштылар, авызларына йомырка салынган кашыкны кабып йөгерделәр, аркан тартыштылар. Уеннар матур концерт номерлары белән аралашты. Бәйрәмне оештыручылар Р.К.Шәрипова, З.З.Шәяхмәтова, М.Ш.Гыйззәтуллина, Р.Р.Мәүлетова, И.А.Насыйрова бәйрәмдә һәр бала катнашып, күңел ача алсын өчен тырыштылар. Бәйрәм азагында һәркем тәбикмәк һәм башка тәм-том белән чәй эчә алды. Балаларга күңелле бәйрәм оештырудагы ярдәмнәре өчен, авыл биләмәсе хакимияте башлыгына, мәктәп директорына һәм барлык укытучыларга аерым рәхмәтебезне җиткерәбез.
Р.ШӘРИПОВА, Уран Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.
Читайте нас: